Әнием шәле

Категория: көе һәм сүзләре

Ялгыз калдым, әнкәй, көтмәгәндә,
Кайгылардан туңа йөрәгем.
Күңелләрем, җаным өшегәндә
Җылынырга, әнкәй, юк шәлең.

Ялгызлыктан җаным өшегәндә
Син бәйләгән, әнкәй, шәлем юк.
Әл дә ярый синең фатихаң бар,
Ул булмаса түзәр хәлем юк.
Ялгызлыктан туңып өшегәндә
Син бәйләгән, әнкәй, шәлем юк.
Әл дә ярый синең фатихаң бар,
Ул булмаса түзәр хәлем юк.

Җылы тәннәреңдә тотсын дигән,
Теләкләрең кабул булдылар.
Бик күп еллар бәхетле лә идем,
Шәлең тузды, туды сызлаулар.

Ялгызлыктан туңып өшегәндә
Син бәйләгән, әнкәй, шәлем юк.
Әл дә ярый синең фатихаң бар,
Ул булмаса түзәр хәлем юк.

Җырлый-җырлый үзе шәлләр бәйли,
Моңланмыйча башка чарам юк.
Кочагыңа чумып, зар еларга
Елларымда, әнкәй, ярым юк.

Ялгызлыктан туңып өшегәндә
Син бәйләгән, әнкәй, шәлем юк.
Әл дә ярый синең фатихаң бар,
Ул булмаса түзәр хәлем юк.
Ялгызлыктан туңып өшегәндә
Син бәйләгән, әнкәй, шәлем юк.
Әл дә ярый синең фатихаң бар,
Ул булмаса түзәр хәлем юк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »