
Чатлама суык урамда,
Куллар түгел, җан өши.
Адашмас идем буранда
Булса сагыныр кешем.
Кар бураны, кар бураны,
Уралма син җаныма.
Мин бит Каф таулары түгел,
Күтәрергә барын да.
Җилләр түгел, җаным елый,
Уй бураны җанымда.
Бәхеткәемне югалттым
Язмышым юлларында.
Кар бураны, кар бураны,
Уралма син җаныма.
Мин бит Каф таулары түгел,
Күтәр(ә) алмам барын да.
Ак буранны, ак кичләрне
Сагынасы да булыр.
Мин сине сөю бураны —
Безнең язмышлар, шуны.
Кар бураны, кар бураны,
Уралма син җаныма.
Мин бит Каф таулары түгел,
Күтәр(ә) алмам барын да.
Адаштырам әле сине
Кайнар хис булганында.
Аерылмый, бәгырем, дип,
Җаныма бураланды.
Кар бураны, кар бураны,
Уралма син җаныма.
Мин бит Каф таулары түгел,
Күтәр(ә) алмам барын да.