Добавлено tatassr в Втр, 29/08/2023 - 21:06

Яшьлегемдә мин бер гөлне яраттым,
Күңелемне шуңа карап юаттым.
Үссен дидем, матур чәчәк атсын дидем,
Һәр көн иртән чишмәләрдән су сиптем.
Гөлем инде үсеп җитте дигәндә,
Тормышыма шатлык алып килгәндә,
Тәрәзә төбемнән гөлем, ай, югалды,
Әйтегезче, дуслар, аны кем алды?
Яшьлегемдә мин бер гөлне яраттым,
Күңелемне шуңа карап юаттым.
Кайтыр дидем, саг(ы)нып көттем, ай, кайтмады,
Мәхаббәтне жиргә салып таптады.
Тәрәзә төбемнән гөлем, ай, югалды,
Әйтегезче, дуслар, аны кем алды?
Кайтыр дидем, өзелеп көттем, ай, кайтмады,
Мәхаббәтне жиргә салып таптады.