Атлар чаба болында

Категория: көе һәм сүзләре

Томырылып атлар чаба,
Атлар чаба болында.
Кайсы егет җиңү яулар
Быел сабан туенда.

Кушымта:
Яшь йөрәге талпына,
Еракларга ашкына.
Җилдәй җитез егет күңеле —
Иярләнгән ат кына.

Милли көрәш, ат чабышы
Сабантуйның бизәге.
Тугры дусты аты өчен
Өзелә егет үзәге.

Кушымта:

Беренче килгән егетне
Көтә кызлар бүләге.
Кайсы кызны бәхетле итәр
Тынгы белмәс йөрәге.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.6 (5 голосов)
« »