Йөгрек Танып буйларында
Утыра безнең Яхшый
Киң күңелле,көләч йөзле
Кешеләр монда яши
Кушымта:
Эй, кунакчыл безнең яклар
Килегез сез, табырсыз монда парлар
Эй, гөрләп атыр таңы бар
Яхшый дигән даны бар
Кызыл баланнар сибелә
Әкрен искән җилләргә
Яшел чирәм шытып чыга
Яхшыйлар баскан җиргә.
Кушымта.
Эй, кунакчыл безнең яклар
Килегез сез, табырсыз монда парлар
Эй, гөрләп атыр таңы бар
Яхшый дигән даны бар
Ярсу замана чорында
Азан моңы тынмады
Саклады мәчетен авыл
Рухи көче сынмады
Кушымта.
Эй, кунакчыл безнең яклар
Килегез сез, табырсыз монда парлар
Эй, гөрләп атыр таңы бар
Яхшый дигән даны бар
Иман нурлы авылкаем
Кәннән көнгә яшәрә
Киләчәк буыннарга ул
Дөрес юлга ишара
Кушымта:
Эй, кунакчыл безнең яклар
Килегез сез, табырсыз монда парлар
Эй, гөрләп атыр таңы бар
Яхшый дигән даны бар