
Гел юлыма чыгасың да:
Ошадың, гөлем, дисең.
Сине үз сөю бакчама
Алырга телим, дисең.
Саксыз кагыла күрмә син, син, син, син,
Эзлә гөлнең башкасын.
Ә мин күптән бизим инде
Бүтән күңел бакчасын.
Синсез янда ачылмас ул
Сөюем бөреләре.
Кыен бит чәчәксез миңа
Күз атып йөрүләрең.
Саксыз кагыла күрмә син, син, син, син,
Эзлә гөлнең башкасын.
Ә мин күптән бизим инде
Бүтән күңел бакчасын.
Мине көн дә бөек күреп,
Үзең ничек түзәрсең.
Күргән чәчәкләр шикелле
Син үзең дә кибәрсең.
Саксыз кагыла күрмә син, син, син, син,
Эзлә гөлнең башкасын.
Ә мин күптән бизим инде
Бүтән күңел бакчасын.