Сандугачлар коеналар

Сандугачлар коеналар
Иртән кояш нурында.
Чүт-чүт итеп сайрый алар
Тал-тирәкләр куенында.
Тал-тирәкларнең куенында,
Хәтта болын буенда.

Аклы ситса күлмәгеңнең
Җиңе тар беләгеңә.
Аклы ситса күлмәгеңнең
Җиңе тар беләгеңә.
Сандугачлар сайраса да
Ял була йөрәгемә.
Ял була йөрәгемә дә,
Хуш була теләгемә.

Тәрәзәмә кунып сайрый
Таң алдында сандугач.
Тәрәзәмә кунып сайрый
Таң алдында сандугач.
Син сагынсаң да түзәсең,
Мин нишләрмен сагынгач.
Мин нишләрмен сагынгач та,
Син янымда булмагач.

Мин нишләрмен сагынгач та,
Син янымда булмагач…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »