Җырга күмик дөньяны

Категория: Авторлары

Үзәгемне өзә бер кош,
Бәгырь телә моңнары.
Үзәгемне өзә бер кош,
Бәгырь телә моңнары.
Яшьлек бик тиз үткәнгәме,
Чыңлый күңел кыллары.
Яшьлек бик тиз үткәнгәме,
Чыңлый күңел кыллары.

Гомер үтә, дип сайрама,
Яз әле күңелемдә.
Гомер үтә, дип сайрама,
Яз әле күңелемдә.
Гөрләвекләр суы кебек,
Хисем ташый, түгелә.
Гөрләвекләр суы кебек,
Хисем ташый, түгелә.

Миндәй ярың көтәсеңме,
Мактыйсыңмы иртәсен?
Миндәй ярың көтәсеңме,
Мактыйсыңмы иртәсен?
Хәбәр итәсең киләме
Гомернең тиз үтәсен.
Хәбәр итәсең киләме
Гомернең тиз үткәнен.

Сагышланма, сандугачым,
Җәннәт кебек тирәгең.
Сагышланма, сандугачым,
Җәннәт кебек тирәгең.
Унсигездән беркайчан да
Китмәс минем йөрәгем.
Унсигездән беркайчан да
Китмәс минем йөрәгем.

Үзәк өзгеч моңнарыңның
Серләрен, әйдә, сөйлә.
Үзәк өзгеч моңнарыңның
Серләрен, әйдә, сөйлә.
Картлыгымда, япь-яшь килеш,
Йөгереп йөрәсем килә.
Картлыгымда, япь-яшь килеш,
Йөгереп йөрәсем килә.

Яңартма йөрәк ярасын,
Макта гына ояңны.
Яңартма йөрәк ярасын,
Макта гына ояңны.
Мин дә сиңа иярим дә,
Җырга күмик дөньяны.
Мин дә сиңа иярим дә,
Җырга күмик дөньяны.
…Мин дә сиңа иярим дә,
Җырга күмик дөньяны…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »