Хушлашу (икенче вариант)

Категория: Авторлары

Тагын шаулап җылы язлар килер,
Тагын киткән кошлар кире кайтыр.
Ходай насыйп итсә күрешергә әгәр,
Без килербез әле салкыннарга кадәр.

Тагын кала монда күпме дуслар,
Тагын сәфәр алда, көтә юллар.
Хушлашырга кузгып, озата куллар,
Без киткәч тә ялындырып торсын әле җырлар.

Җырларыбыз калсын сезнең бәгырьләрдә,
Сезнең йөзләрегез безнең хәтерләрдә.
Сез көтегез безне без килеп җиткәнче,
Әле җырлыйсы бар әле гомерләр үткәнче.

Сез көтегез безне без килеп җиткәнче,
Әле җырлыйсы бар әле гомерләр үткәнче…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
« »