Добавлено tatassr в ПТ, 29/09/2023 - 21:46

Тормышыбыз җәннәт безнең,
Ал да гөл, ал да гөл.
Ник алай диеп сорап торма,
Үзең, үзең бел.
Тормышыбыз шундый рәхәт,
Бал да май, бал да май.
Яшәп ятабыз типтереп, ай-ай-ай-ай-ай.
Балдакка сызгырган кебек,
Бара җай, бара җай.
Күзләр генә тимәсен дим,
Ай, Ходай.
Тормышыбыз шундый рәхәт,
Бал да май, бал да май.
Яшәп ятабыз типтереп, ай-ай-ай-ай-ай.
Бәхет-шатлык белән яшик
Гел шулай, гел шулай.
Баш очында балкып торсын
Мәңге кояш, ай.
Тормышыбыз шундый рәхәт,
Бал да май, бал да май.
Яшәп ятабыз типтереп, ай-ай-ай-ай-ай.