Дөньяга без зарланмадык,
Яшәдек, алга бардык.
Шулай язган, диеп, безгә,
Мәхаббәттән көч алдык.
Элеккечә матур парлар,
Диеп кала күпләре.
Чәчләргә кунса да бәсләре,
Һаман яшь йөрәкләре.
Яшәүләргә ямьнәр өсти
Оныклар, оныкчыклар.
Алар белән яшәрәбез,
Куркытмый җыерчыклар.
Элеккечә матур парлар,
Диеп кала күпләре.
Чәчләргә кунса да бәсләре,
Һаман яшь йөрәкләре.
Шуннан зурырак бәхет бармы,
Бар микән бу дөньяда?
Кеше өчен олы тәхет,
Яшәү шушы мәгънәдә!
Элеккечә матур парлар,
Диеп кала күпләре.
Чәчләргә кунса да бәсләре,
Һаман яшь йөрәкләре.
Бу җыр Илдар Шәрипов репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 29/09/2023 - 22:18
«
»
