Карлыгандай күзләрең

Категория: Авторлары

Күңел бакчамда син — иркә гөлем,
Сылу чәчкәгә тиңлимен үзең.
Карлыган кебек кара күзләрең,
Гашыйк булганымны сизмәдем.

Карлыгандай күзләрең,
Наз тулы, елмаюлы йөзләрең.
Сине генә сөям бит, гүзәлем,
Уйлап гел сине, яна бит йөрәгем,
Карлыгандай күзләрең.

Яннарымнан узсаң күз сирпеп кенә
Йөрәгем син дип ашкынып тибә.
Карлыган кебек кара күзләрең
Күрмичә ничек түзәрмен.

Карлыгандай күзләрең,
Наз тулы, елмаюлы йөзләрең.
Сине генә сөям бит, гүзәлем,
Уйлап гел сине, яна бит йөрәгем,
Карлыгандай күзләрең.

Татлы иреннәрең карлыган төсле,
Күзләреңә карап туялмам төсле.
Мәхаббәткә күмеп, назлап иркәләп,
Әйдә, барыйк бергәләп!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »