Өзелеп сөймә мине,
Өзелеп сөймә инде.
Уйлап йөреп мине
Ялгыз калма инде.
Яратмаулары сине мөмкин түгел ул дидеӊ,
Яулап алды шул сөю минем йөрәкне дидеӊ.
Җаваплар бирә алмыйм синеӊ саф хисләреӊә,
Газаплар гына калмасын ялкынлы йөрәгеӊдә.
Өзелеп сөймә мине,
Өзелеп сөймә инде.
Уйлап йөреп мине
Ялгыз калма инде.
Очратырсыӊ үз тиӊеӊ, мин бит башканыӊ яры,
Ничә ел буе инде мин бик яратам аны.
Дөрес аӊла син мине, мәхаббәт уен түгел,
Алдыйсым килми сине, әрнүле булыр күӊел.
Өзелеп сөймә мине,
Өзелеп сөймә инде.
Уйлап йөреп мине
Ялгыз калма инде.
Бу җыр Казан егетләре репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 29/09/2023 - 23:01
«
»