Яшьлегемә кайтам

Категория: көе һәм сүзләре

Кайтып киләм әле,
Юлга чыгам,
Сагындым авылым,
Сина ашыгам.
Туган якка кайтам,
Моңлы авылым.
Сагындым туганнар,
Сезне сагындым.

Яшьлегемә алып кайта,
Эх, авыл юллары!
Рәхәт туган якка кабат
Сагынып кайтулары.

Яшьлегемә кайтам,
Истә һаман…
Авыл юлларыннан
Каршыңа барам.
Туган як таңнары,
Су буйлары…
Рәхәт сиңа
Кабат кайтулары!

Яшьлегемә алып кайта,
Эх, авыл юллары!
Рәхәт туган якка кабат
Сагынып кайтулары.

Берләштерә безне
Туган җирләр.
Якын миңа бар да,
Үз кешеләр!
Туган якка кайттым,
Эй, авылым!
Сагындым туганнар,
Сезне сагындым!
Яшьлегемә алып кайта…
Күңел һаман туган якта…

Яшьлегемә алып кайта,
Эх, авыл юллары!
Рәхәт туган якка кабат
Сагынып кайтулары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »