Уфа тарафлары (Уфа сәламе)

Категория: көе сүзләре

Назлы җилләрең урыйдыр
Уфа-Казан арасын.
Сагышларың йөрәгемдә,
Күз алдымда карашың.

Уфа, дисең дә, карыйсың
Уфа тарафларына.
Бер җырламый, түзеп булмый
Күңелемнең сагышына.

Уфа, дисең дә, карыйсың,
Менеп биек үрләргә.
Уфа сәламнәрен алып,
Килдек сезнең илләргә.
Уфа сәламнәрен алып,
Килдек туган җирләрдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »