
Җилләр иссә диңгез чайкала,
Җил искәндә гөлләр серләшә.
Ерак араларны якынайтып
Йөрәк белән йөрәк сөйләшә.
Өзгәләмә мине, бергенәм,
Ишет әле, сиңа эндәшәм.
Синең яктан искән җилләрдән
Нигә икән болай көнләшәм?!
Җил тукталса — җилләр булыйммы,
Чәчләреңне назлап узарга?
Яннарыңда урап йөримме,
Сагышымны бераз басарга?
Өзгәләмә мине, бергенәм,
Ишет әле, сиңа эндәшәм.
Синең яктан искән җилләрдән
Нигә икән болай көнләшәм?!
Җилләр тынса — яфрак селкенмәс,
Диңгезләр дә ташып ярсымас.
Тик йөрәк сыкравы басылмас,
Яратуым сине сүрелмәс!
Өзгәләмә мине, бергенәм,
Ишет әле, сиңа эндәшәм.
Синең яктан искән җилләрдән
Нигә икән болай көнләшәм?!