Таң җиленә сөйлим серләремне,
Серләремне җилләр генә белә.
Син җилләрдән сора хәлләремне,
Сәлам юлла Җилләр белән генә.
Мине танырсыңмы син, иркәм,
Таң җиле булып иссәм мин, иркәм?
Мине танырсыңмы син, иркәм,
Таң җиле булып иссәм мин, иркәм?
Очкан кошның язын канатына
Хат җибәрсәм — барып җитәрме икән?
Агым суга салсам сагышымны —
Сагышларым агып китәрме икән?
Тәрәз ачырсыңмы син, иркәм,
Кош булып очып килсәм мин, иркәм?
Тәрәз ачырсыңмы син, иркәм,
Кош булып очып килсәм мин, иркәм?
Гөлбакчага чыксам сукмаклардан,
Эзләп йөрим синең эзләреңне.
Гөлләр арасында зәңгәр чәчәк
Хәтерләтә синең күзләреңне.
Сиңа дип белерсең син, иркәм,
Гөлләргә башым ийсәм мин, иркәм?
Сиңа дип белерсең син, иркәм,
Гөлләргә башым ийсәм мин, иркәм?
Мине танырсыңмы син, иркәм,
Таң җиле булып иссәм мин, иркәм?
Кош булып очып килсәм мин, иркәм?..
