Исләрем китеп йөримен,
Нишләде бу сөйгәнем?
Кыскартам да бетерәм, —
Ди яңа матур күлмәген.
Үзеңне дә, мине дә син
Адәм хуры иттермә.
Бөктергәннәр — бөктерсеннәр,
Ә син менә бөктермә.
Нигә соң бозырга, җаным?
Килешә бит күлмәгең.
Миңа ошар дисеңме әллә
Бөктереп йөрүләрең?
Үзеңне дә, мине дә син
Адәм хуры иттермә.
Бөктергәннәр — бөктерсеннәр,
Ә син менә бөктермә.
Әллә нишләп куя күңел,
Күз алдыма китереп.
Синнән башка да җитәрлек
Йөрүчеләр бөктереп.
Үзеңне дә, мине дә син
Адәм хуры иттермә.
Бөктергәннәр — бөктерсеннәр,
Ә син менә бөктермә.
Бу җыр Фирдүс Тямаев репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 14/10/2023 - 20:08
«
»