Очраштык кичке болында,
Яшь егет белән яшь кыз.
Нурланып янды алдымда
Күзләрең — ике йолдыз.
Аерылыштык бик азга,
Алсу таң кочакта.
Бөгелеп калды бер ярдан
Бер ярга салган такта.
Син атлап чыккан чакта ла,
Син атлап чыккан чакта.
Гомергә сөярмен диеп,
Әйттем мин тыныч кына.
Ишетте ап-ак чәчәк тә
Утырган шомырт кына.
Аерылыштык бик азга,
Алсу таң кочакта.
Бөгелеп калды бер ярдан
Бер ярга салган такта.
Син атлап чыккан чакта ла,
Син атлап чыккан чакта.
Тулып агамы hәр язны
Синдә дә моңлы сагыш?
Басманы инеш агызды,
Безне як-якка — язмыш.
Аерылыштык бик азга,
Алсу таң кочакта.
Бөгелеп калды бер ярдан
Бер ярга салган такта.
Син атлап чыккан чакта ла,
Син атлап чыккан чакта.
