Чыгамын юлга, ашыгамын сиңа,
Ә үзем һаман аптырыйм шуңа:
Йөрәгем сөя бер сине генә,
Ә син миңа үптермәдең дә.
Бер, бер, бер генә,
Насыйп ярым син генә.
Ни була соң, җанашым,
Карасаң бер үптереп?
Килер ул, килер бәхетле мизгел.
Бер дә сер түгел: ышана күңел
Буген дә, бәлки, сабыр итә алмас,
Әйтер сөюләрем, үптерми калмас.
Ни, ни, ни була,
"Насыйп ярым — син", — дисәң?
Сыеныплар куеныма,
Эх, бер генә үптерсәң?
Бер, бер, бер генә,
Насыйп ярым син генә.
Ни була соң, җанашым,
Карасаң бер үптереп?
Ни, ни, ни була,
"Насыйп ярым — син", — дисәң?
Сыеныплар куеныма,
Эх, бер генә үптерсәң?