Китә генә күрмә

Яратсам да сине генә
Өзелеп, янып-көеп,
Әрнетәсең йөрәгемне,
"Китәмен инде", диеп.

Китә генә күрмә, китмә,
Ташлама син, җанашым.
Исләреңә төшәрмен бит,
Үкенергә калмасын.

Кешедән ким булмадык ла,
Яшәдек яши белеп.
Китә күрмә, без бит әле
Бәхетсез түгел идек.

Китә генә күрмә, китмә,
Ташлама син, җанашым.
Исләреңә төшәрмен бит,
Үкенергә калмасын.

Эх, белмисең, җаныкаем,
Сөюләрем гомерле.
Кемнәр сөяр икән сине
Минем кебек өзелеп?

Китә генә күрмә, китмә,
Ташлама син, җанашым.
Исләреңә төшәрмен бит,
Үкенергә калмасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар « »