Үпкәләтәсең

Категория: көе сүзләре

Күзләремә карап әйт син,
Сүрелә калса әгәр хисләрең.
Синнән башка ялгызлыкта
Моңсу үтә кичләрем.

Юкка гына, юклар өчен
Үпкәләтәсең мине.
Гафулар сорарсың әле,
Кичермәм тик мин сине.

Яраларга тозлар сипмә,
Кеше шулай сөйли диеп.
Арага сүз кертмәм диеп,
Үзең вәгъдә бирдең бит.

Юкка гына, юклар өчен
Үпкәләтәсең мине.
Гафулар сорарсың әле,
Кичермәм тик мин сине.

Син бит минем тормышымда
Ышанычлы булдың терәгем.
Авыр булса да, дөресен
Кабул итәр йөрәгем.

Юкка гына, юклар өчен
Үпкәләтәсең мине.
Гафулар сорарсың әле,
Кичермәм тик мин сине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »