Дөньяның якты мәле бу.
Бу — минем җанлы мәлем.
Мин әле нурда коенам,
Мин биим, җырлыйм әле.
Өметләрем күп әле бик,
Теләкләрем күп әле.
Күбәләк мин, күбәләк мин,
Күбәләк мин, күбәләк!
Канатларым җилфер-җилфер —
Канатланган чакларым.
Кабатланмас шатлыкларны
Кабатлаган чакларым.
Өметләрем күп әле бик,
Теләкләрем күп әле.
Күбәләк мин, күбәләк мин,
Күбәләк мин, күбәләк!
Очынып бер яшим әле,
Шатлыклар өләшим әле.
"Мин тормышны яратам!"— дип
Кояшка дәшим әле.
Өметләрем күп әле бик,
Теләкләрем күп әле.
Күбәләк мин, күбәләк мин,
Күбәләк мин, күбәләк!
Матур икән, кызык икән
Җирдә яшәү гамәле.
Мин әле нурда коенам,
Мин биим, җырлыйм әле.
Өметләрем күп әле бик,
Теләкләрем күп әле.
Күбәләк мин, күбәләк мин,
Күбәләк мин, күбәләк!