Туган көн (унберенче вариант)

Бүген синең туган көнең
Елга бер килә торган.
Изге теләкләрне тыңлап,
Елмая, көлә торган.

Күңел күгең якты булсын,
Болытлар капламасын.
Синең бәхетеңне күреп,
Килә гел шатланасым.

Син дә миңа бер терәксең,
Мин дә сиңа бер терәк.
Икебез бергә булганда
Сөенеп тибә йөрәк.

Күңел күгең якты булсын,
Болытлар капламасын.
Синең бәхетеңне күреп,
Килә гел шатланасым.

Туган көнең белән котлап,
Җырлыйм үзеңә генә.
Көнгә баккан чәчәк кебек
Карыйм күзеңә генә.

Күңел күгең якты булсын,
Болытлар капламасын.
Синең бәхетеңне күреп,
Килә гел шатланасым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »