Чын егетләр!

Чын ир-егет нинди була?
Кыю хәм көчле!
Үзен кызганмый чын егет
Туган ил өчен!

Чын ир-егет яуга бара,
Ватанын саклый.
Туган җирен, гаиләсен
Дошманнан яклый

Чын ир-егет нинди була?
Үткер һәм батыр!
Каһарманлыгы җиренэ
Дан булып кайтыр!

Чын ир-егет яуга бара,
Ватанын саклый.
Туган җирен, гаиләсен
Дошманнан яклый

Батырлар нәселеннән мин
Үсәм нык булып!
Усеп җиткөч ил сагына
Басарлык булып!

Чын ир-егет яуга бара,
Ватанын саклый.
Туган җирен, гаиләсен
Дошманнан яклый

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »