Туп тибәбез яланда

Язгы кояш карагач
Кардан ачылды ялан.
Тубым алдым кулыма
Футбол уйнарга барам.

Туп тибә,
Туп тибә,
Туп тибәбез яланда.
Туп тибә,
Туп тибә,
Җиңа безнең команда.

Туп артыннан йөгереп
Манма суга төшәбез.
Тибә-тибә тупны да,
Итекне дә тишәбез.

Туп тибә,
Туп тибә,
Туп тибәбез яланда.
Туп тибә,
Туп тибә,
Җиңа безнең команда.

Әни килеп алмаса
Яланда кунар идек.
Ашарга да онытып
Төн буе уйнар идек.

Туп тибә,
Туп тибә,
Туп тибәбез яланда.
Туп тибә,
Туп тибә,
Җиңа безнең команда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »