Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Гашыйклар да бер дә күренми.
Өй алдында ялгыз басып торам,
Төрле уйлар уйлап иренми.
Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Дусларыңа сөйлә хәлеңне.
Аңламаган кешегә хәл сөйләп
Әрәм итмә тәмле телеңне.
Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Ишекләрнең элмә келәсен.
Үзең күреп бераз сөйләшмичә
Кеше хәлен ничек беләсең.
Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Дусларыңа сөйлә хәлеңне.
Аңламаган кешегә хәл сөйләп
Әрәм итмә тәмле телеңне.
Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Җылы сүзләр йөрәк көйдерми.
Хәлләреңне кайсы уртаклашыр,
Кайсы көлеп йөрер сиздерми.
Урамнарда әле ут сүнмәгән,
Дусларыңа сөйлә хәлеңне.
Аңламаган кешегә хәл сөйләп
Әрәм итмә тәмле телеңне.