Добавлено tatassr в СБ, 28/10/2023 - 19:31

Киң сахраларда вак-вак кар ява.
Ямщикнең аты моңаеп бара.
Үләр алдыннан сизә үләсен,
Чакыра янына якын иптәшен.
Әй, иптәшкәем, мин үләм инде,
Киң сахраларга җирләрсең мине.
Әй, иптәшкәем, мин үләм инде,
Киң сахраларга җирләрсең мине.
Әй, атларымны бир әткәемә,
Соңгы сәламем әйт әнкәемә.
Әйт хәләлемә: мине көтмәсен,
Тормыш итәргә башканы эзләсен.
Әйт хәләлемә: мине көтмәсен,
Тормыш итәргә башканы эзләсен.
Шулай диде дә бетте сүзләре,
Йомылды аның серле күзләре…
Киң сахраларда вак-вак кар ява.
Ямщикнең аты моңаеп бара…