Кем елый соң?

Категория: көе сүзләре

Тукта, тукта, кем елый соң,
Тетрәндереп күңелне?
Әтисез, иписез үскән
Балачагым түгелме?

Тукта, тукта, кем елый соң,
Бәгырьне кисеп-кисеп?
Рәнҗетелгән яшьлегемме
Тора һаман да үксеп?

Тукта, тукта, кем елый соң,
Ишетәм нинди өннәр?
Җирне тырнап елый мәллә
Заяга үткән көннәр?

Хәтер дигән учагымның
Җил актара көлләрен.
Көл астыннан саркып чыга
Күзе яшьле көннәрем…

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Кем елый соң?»
Ноты для песни «Кем елый соң?»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »