Сөйгәнемнең туган көне

Категория: көе сүзләре

Калды ерак,
Калды ерак күзләремне
Шатлык моңы юган көне…
Җырлата да,
Елата да
Сөйгәнемнең туган көне.

Хәзер бигрәк,
Хәзер бигрәк күңелемнең
Мөлдерәмә тулган көне.
Зинһар, авыр
Кагылмагыз —
Сөйгәнемнең туган көне.

Юк һәм булмас,
Юк һәм булмас минем өчен
Мәхәббәтнең сулган көне…
Яу кырында
Ятып калган
Сөйгәнемнең туган көне.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Сөйгәнемнең туган көне»
Ноты для песни «Сөйгәнемнең туган көне»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »