Мин синеке, бары синеке,
Шикләреңне тарат күңелеңнән.
Яшьлегемнең якты таңнарында
Тиңем итеп сине сайлавыма
Мин үкенмәм, мәңге үкенмәм.
Мин синеке, бары синеке.
Башкалар юк минем уемда.
Күңелләрем назга сусаганда,
Кара төннәр юлда очраганда
Коенамын күзең нурында.
Мин синеке, бары синеке,
Син эчердең сөю моңнарын.
Матур гөлләр диеп үрелсәм дә,
Бәхетемә таба йөгерсәм дә,
Сиңа илтә барлык юлларым.
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 13:45
«
»