Гөлчәчәк (ария)

Категория: көе сүзләре

Күз нурымны
Офыкларга түккән идем.
Таң чыгына манып
Сөлге чиккән идем, көткән идем…
Зәңгәр кичләр шаһит,
Чишмә, су буйларым —
Иртәләрен-кичен
Иркәм, сине генә,
Иркәм, сине генә уйладым.
Инде үтсен сагыш,
Таралсын болыт,
Без күрешкән язлар
Кайтсын кабат,
Кайтсын, күңелләргә тулып.
Иртә язлар булып,
Кыйгак казлар булып,
Кайтавазлар булып,
Иркә назлар булып —
Кайт, иркәм.
Иртә язлар булып,
Иркә назлар булып,
Кайт, иркәм.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Гөлчәчәк (ария)»
Ноты для песни «Гөлчәчәк (ария)»
Ноты для песни «Гөлчәчәк (ария)»
Ноты для песни «Гөлчәчәк (ария)»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »