Бикмулла йокысы

Бу дөньяда барсы да бар,
Бөтен нәрсә бик мул ла, —
Ничек йокы симертәсең
Төшкә хәтле, Бикмулла?..

Бал кортлары болыннарда
Җыеп йөри аңа бал;
Тавыклар да кытаклыйлар:
"Күкәй салдык, чыгып ал!"

Бакчаларда алма, чия
Кызарып пешеп тора.
Бикмулланың авызына
Өзелеп төшеп тора.

Күмәч, коймак, кыстыбыйлар
Үсеп тора басуда
Бөтенесе Бикмуллага,
Бикмуллага барсы да!

…Бер заманны карап бакса,
Өстәл өсте тап-такыр.
-Әни, ашарга китер! — дип,
Кычкыргач ничә тапкыр,

Килде ана, алъяпкычка
Яшереп ике кулын.
-Кара эшкә тотынмыйм дип,
Казан асмадым, улым.

Бәрәңге дә юк бакчада,
Иген үсми басуда.
Түшәмгә төкереп ята
Синең кебек барсы да.

"Харап булабыз бит инде,
Нигә эшләмисез?" — дим.
Алар әйтә: "Бикмулладан
Безнең кай төшебез ким?"

Бер көн ашамый Бикмулла,
Ике, өч көн ач тора.
Чүлмәкләрне барып карый,
Шкафларны ачтыра.

Эчләре эчкә ябышкач,
Елаган да үкергән.
Уянып киткәч сөенгән-
Ярый әле төш күргән!..

Үзе уянды Бикмулла,
Намусы уянырмы?
Мин Бикмулла түгелме, дип
Башкалар уйланырмы?

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бикмулла йокысы»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »