Әйтмә миңа, язлар узды, дип әйтмә миңа.
Хисләр тузды, дип, сүнде, диеп, әйтмә миңа.
Әйтмә миңа, янып көттем, янып көттем, диеп,
Узып китте, димә, гомерем, гомерем.
Барысын мин үзем беләм, барысын.
Ләкин язын тагын килә саф күңелгә,
Күрәсеңме, тагын наз, күрәсеңме, тагын наз?
Күрәсеңме, кайтты киек каз безнең күлгә?
Аны кума син бу күлләрдән, күлләрдән.
Дулкын тынмасын күңелләрдә, күңелләрдә.
Әйтмә миңа, язлар узды, диеп, әйтмә миңа,
Хисләр тузды, дип, сүнде, диеп әйтмә миңа.
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 15:35
«
»