Каеннарның ак яктысы

Күңелемә тулган моң-сагыштан
Ямансулап йөргән бер чакны,
Килеп чыктым каен урманына, —
Каен урманнары яп-якты.

Күңелемә ак нур булып тулды
Каеннарның ап-ак яктысы.
Шушы аклык, шушы гүзәллекне
Ахыргача иде саклыйсы.

Көзге юлдан атлыйм акрын гына,
Моңсуланып шаулый яфраклар,
Ярый әле җирдә каеннар бар,
Ярый әле җирдә аклык бар.

Күңелемә ак нур булып тулды
Каеннарың ап-ак яктысы.
Шушы аклык, шушы гүзәллекне
Ахыргача иде саклыйсы

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Каеннарның ак яктысы»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »