Бии белмәсәң, оялма

Башка кызлар биегәндә,
Син нигә биемисең?
Алар белән уйнап-көлеп,
Син нигә сөенмисең?

Кушымта:
Бии белмәсәң, оялма,
Кил, үзем өйрәтермен.
Ялгышкан җирләрең булса,
Әйтермен, төзәтермен.

Зал түгәрәк, әйләнербез,
Безгә дә урын җитәр.
Яшь вакытта биеп калыйк,
Яшьлек үтәр дә китәр.

Кушымта:
Кичә тәмамланып килә,
Син утырасың һаман.
Кызлар, әнә, бии-бии
Арып беттеләр тәмам.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бии белмәсәң, оялма»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »