Туган илем минем

Категория: көе сүзләре

Кулым тисә, туфрак алтын була,
Тирем тамса — шыта гөл булып.
Күкрәгемдә туган җылы хисләр
Яңгырыйлар матур җыр булып.

Кушымта:
Туган илем, минем гүзәл җирем,
Синдә бәхетемнең өлеше бар,
Синдә гомеремнең җимеше бар,
Шуңа күрә якын син.

Җиреңә бассам, арта минем көчем,
Күгең күрсәм, иркен тын алам.
Туган илем, минем газиз җирем,
Мин сөекле синең бер балаң.

Кушымта:
Туган илем, минем изге җирем,
Синдә яулап алган үрләрем бар,
Үзем генә белгән серләрем бар,
Шуңа күрә якын син.

Канат ярып очкан оям да син,
Давыллардан саклар кыям син.
Гомер сәгатьләре арткан саен
Тартуыңны ныграк тоям мин.

Кушымта:
Туган илем, минем гүзәл җирем,
Синдә ипекәйнең иң тәмлесе,
Синдә урман-кырның иң ямьлесе,
Шуңа күрә якын син

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Туган илем минем»
Голосов пока нет
« »