Мәктәптә бәйрәм бүген

Категория: көе сүзләре

Уйный-уйный — күбәләкләр
Килгән кебек чәчәккә,
Киеп бәйрәм киемнәрен,
Килдек бүген мәктәпкә.

Шау-гөр килеп тора мәктәп,
Мәктәптә бәйрәм бүген.
Әйдәгез җырлыйк бергә,
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән,
Безгә бик тә күңелле.
Безнең белән бөтен дөнья,
Бәйрәм итә түгелме.

Шау-гөр килеп тора мәктәп,
Мәктәптә бәйрәм бүген.
Әйдәгез җырлыйк бергә,
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Мәктәптә бәйрәм бүген»
Голосов пока нет
« »