Яратам (уникенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Дөньяда иң-иң матур ил —
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел —
Ул минем туган телем.

Әнкәем — дип, әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
Балам — диеп, әткәй миңа
Туган телдә эндәшә.

Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәт итәм, яратам.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Яратам»
Голосов пока нет
« »