Соңгы вальс

Категория: көе сүзләре

Парталар артында калдылар,
Калдылар балачак еллары.
Аттестат кулларда,
Иртәгә чыгарга
Безгә зур, җаваплы юлларга.

Кушымта:
Тагын бер уйнасын,
Оркестр тагын бер уйнасын.
Гомергә онтылмас
Кадерле минутлар,
Озайсын беразга, озайсын!

Канатлы хыяллар күңелне
Еракка, еракка тарталар.
Мәктәпне сагынып
Без дә бер кайтырбыз,
Кошлар да әйләнеп кайталар.

Бакчада агачлар тирбәлә,
Гөлләрне уятып җил исә.
Инде таң сызыла,
Ал нурлар сузыла
Синең дә, минем дә юлыма.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Соңгы вальс»
Голосов пока нет
« »