Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 16:30
Ашкынып тибәләр йөрәкләр,
Талуны белмиләр беләкләр.
Тынгысыз зур эшләр хакына,
Күңелләр еракка ашкына!
Кушымта:
Яшьлекнең, төне юк, киче юк,
Яшьлектә бары тик таң гына.
Яшьлекнең көзе юк, кышы юк,
Яшьлектә бары тик яз гына!
Еракка сузылган олы юл,
Гел алга, гел алга өнди ул.
Юк анда җиңелмәс киртәләр,
Теләкләр максатка илтәләр.
Мәхәббәт — яшьлекнең, юлдашы,
Мәхәббәт дуслыкка юл бирә.
Мәхәббәт, чын дуслык күңелдә
Иң матур хисләрне үстерә.