Укытучым, сөеп назлап
Гөлбакчамда гөлләр үстердем.
Гөлләремне бүләк итеп,
Укытучым, сиңа китердем.
Алсу, зәңгәр, кызыл гөлләрем,
Минем уйларымны сөйләсен,
Укытучым, сезгә сөйләсен.
Алсу, зәңгәр, кызыл гөлләрем,
Сезнең кулда озак шиңмәсен,
Изге хисләр мәңге сүнмәсен.
Гөлләремне бик яратам,
Мин аларны сезгә охшатам.
Сезгә булган хисләремне
Шул гөлләрем белән аңлатам.
Алсу, зәңгәр, кызыл гөлләрем,
Минем уйларымны сөйләсен,
Укытучым, сезгә сөйләсен.
Алсу, зәңгәр, кызыл гөлләрем,
Сезнең кулда озак шиңмәсен,
Изге хисләр мәңге сүнмәсен.
Варианты песни
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 16:32
«
»