Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 16:34
Соңгы вальс тынып калгач
Мәктәп залында,
Мәктәп белән саубуллашып
Киткән чагында,
Көмеш чыңлы кыңгыраудан
Таралды моңнар,
Күңел ярларына бәрде
Көмеш дулкыннар.
Кушымта:
Син идең, ул, көмеш чыңлы
Көмеш кыңгырау,
Күңелемдә чыңлап торган
Көмеш яңгырау.
Синең сүзләр ишетелде
Көмеш чың булып,
Күңелемдә яңгырап торган
Серле моң булып.
Кайчагында ялгыз калып,
Уйга талганда,
Мәктәбемне, яшьлегемне
Искә алганда,
Көмеш чыңлы кыңгыраудан
Тарала моңнар,
Күңел ярларына бәрә
Көмеш дулкыннар.