Юллар дәшә безне

Уңга киткән бер юл,
Сулга киткән бер юл,
Берсе йолдызларга сузылган.
Чакыра дала җиле,
Диңгез дәшә мине,
Җыр ишетәм таулар юлыннан.

Кушымта:
Дәшә ерак юллар,
Чакыра йолдызлар,
Кил, атлыйк янәшә —
Туган ил дәшә!

Җем-җем утлар яна,
Үсә яңа кала,
Гөрләп иген үсә кырларда.
Якын дустым минем,
Яшьлек дустым минем,
Кайсы сукмакта син, син кайда?

Илебезне бизик,
Юлга гөлләр тезик,
Безнең, уңганлыкны күрсеннәр.
Ялкынланып сөя,
Янып яши белә
Бездә үскән яшьләр, дисеннәр.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Юллар дәшә безне»
Голосов пока нет
« »