Сукмаклар төрле булса да,
Бер безнең юллар.
Дуслар булыйк гомергә дип
Бирешик куллар.
Кушымта:
Дуслар булыйк,
Дуслар булыйк,
Булыйк гел бергә.
Дуслар булыйк,
Дуслар булыйк,
Гомер-гомергә.
Бердәм көч таулар күчерә,
Күчерә диңгез.
Тау күчерер дуслар булыйк,
Дуслар булыйк без.
Берни булмас безнең өчен
Давыллар, җилләр.
Без аларга каршы барып
Яуларбыз үрләр.
Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 16:41
«
»