Добавлено Динәкәй в ВС, 29/10/2023 - 16:42
Без икәү утырган урында
Тын гына чәчәкләр тирбәлә.
Көмештәй коелган нурларда
Бизәкләр уйната күләгә.
Без икәү утырган урынга
Көмештәй ай нуры коела.
Мин синең хәлеңне аңлыйм дип
Әйтәдер шикелле тоела.
Без икәү утырган урында
Тын гына яфраклар серләшә.
Килер ул, килер ул, көт диеп
Йолдызлар җемелдәп эндәшә.