Бер матур җыр ишеттем мин

Категория: көе сүзләре

Бер матур җыр ишеттем мин таң, алдыннан.
Җырлап кайтты аны берәү тау ягыннан.
Күтәрде ул бик күп тәрзә пәрдәләрен,
Чиртте ул җыр, чиртте күңел тәрзәләрен.

Кушымта:
Шул җыр белән уянадыр иртә таңнар,
Шул җыр белән аңлашадыр гашыйк җаннар.

Кем җырлады, кем китерде соң ул җырны,
Каян алган җырлаучысы яңа моңны?
Син җырладың микән әллә мине сагынып,
Сандугачлар җырладымы канат кагынып.

Тынычлыгым җуйдым менә шушы көннән,
Сихерләнеп калган сыман яңа көйдән.
Син җырлыйсыңдыр шикелле канат сагынып
Сандугачлар кушыладыр канат кагып

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бер матур җыр ишеттем мин»
Голосов пока нет
« »