Иң матур җырым

Категория: көе сүзләре

Сахраларда ялгыз йөргән чакта,
Хәйраннарга калып тыңладым мин
Тургайлар җырын.
Аңладым мин шул чагында:
Син икәнсең,
Тик син генә
Иң назлы җырым.

Гөрләвекләр гөрләп аккан чакта,
Ташкын суга карап тыңладым мин
Ярсу яз җырын.
Аңладым мин шул чагында:
Син икәнсең,
Тик син генә
Иң матур җырым.

Алсу таңнар сызылып аткан чакта,
Ярларына басып тыңладым мин
Чишмәләр җырын.
Аңладым мин шул чагында:
Син икәнсең,
Тик син генә
Иң моңлы җырым.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Иң матур җырым»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »