Гел сине уйлап кына

Категория: көе сүзләре

Зәй буйларында күк томан,
Күк томан болыт сыман.
Шул томаннар арасыннан
Килеп чыгарсың сыман.

Кушымта :
Зәй аръягында әрәмә,
Барам су буйлап кына.
Зәй буйларында йөрим мин
Гел сине уйлап кына!

Таң җилләре синең якка
Юл ярып исә сыман.
Алар да синең килүне
Сагынып көтә сыман.

Дулкыннар белән кушылып
Мин дә агармын сыман.
Шул дулкыннар арасында
Сине табармын сыман.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Гел сине уйлап кына»
Голосов пока нет
« »