Сакланырсың күңелдә

Категория: көе сүзләре

Уйларыңны, хисләреңне
Күзләреңнән күрәм мин.
Күнелең миндә түгеллеген
Беләм инде, беләм мин.

Кушымта:
Әйтмә миңа, әйтмә миңа,
Әйтмә миңа бер сүз дә, —
Беләм иңде, күрәм инде,
Аңлыйм инде сүзсез дә.

Янып-көеп, башым иеп
Язмышыңнан китәм мин, —
Гомерлеккә, истәлеккә
Бер җыр бүләк итәм мин.

Моңнар булып, сагыш булып
Сакланырсың күңелемдә.
Исемеңне җырым итеп
Тибрәтермен телемдә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Сакланырсың күңелдә»
Голосов пока нет
« »